Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенниклардан сак булыгыз!

Акча үзләштергән мошенник Ульяновск шәһәрендә тоткарланган.

18 яшьлек райондашыбызның 17 мең сум акчасын үзләштергән мошенникны Ульяновск шәһәрендә тоткарлаганнар. 2004 елгы мошенник егет бүгенге көнгәчә өч эпизодта кеше алдап акча үзләштерүдә гаепләнә. “Райондашыбыздан тыш, Мәскәүдә яшәүче 18 яшьлек кызның да алдау юлы белән 40 мең сум акчасын үзләштергән мошенник биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Уяу булсагыз иде! Банк картасындагы мәгълүматны башкаларга хәбәр итмәгез! Бүгенге көнгә кадәр җирлегебездә 23 мошенниклык очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев