“Маяк” хезмәт үзәге мәктәпләрдә янгыннан саклану буенча инструктаж үткәрде
Укучылар ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын (01, 101, 112) да искә төшерде
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Әмәкәй һәм Кубәк урта мәктәпләрендә очрашулар үткәрде.
Укучылар көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышып, янгын вакытында дөрес эш итү, янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча инструктаж үтте. Укучылар ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын (01, 101, 112) да искә төшерде”, – дип хәбәр итә бүлек инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев