Күренеп тор!
Иминлек

Күренеп тор!

Җәяүлеләргә юлда яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген искәртүче берничә чара узды.

Мөслим авылында “Күренеп тор!” акциясе узды. Аның максаты – яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар) куллануны популярлаштыру, шул рәвешле юлларда иминлекне тәэмин итү иде. 

– Фликерлар киемнәрдә генә түгел, бала арбасында, балалар идарә итүче транспортта да булырга тиеш. Бала – өлкәннәрнең көзгесе. Шуның өчен өлкәннәр яктылык кайтаручы элементларны беренче чиратта үз киемнәрендә булдырып, үрнәк күрсәтергә тиеш, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 


Нет комментариев