Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Күренеп тор!

Җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар кулланмау аркасында була. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов районда булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады.
– Узган ел җирлегебездә механик характердагы 127 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Ун һәлакәттә 18 кеше тән җәрәхәтләре алды, дүрт кеше вафат булды. Шуларның берсе – 2012 елгы бала. Юл-транспорт фаҗигаләренең барысында да башка район-шәһәрләрдән килгән кешеләр һәлак булды, – ди Феликс Мәгъданов.
“Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы кураторы Азат Гәрәев регионара юллар торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Кадрия Идиятуллина юл иминлеге буенча балалар белән оештырылган чаралар белән таныштырды.
– Республикада балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең күп булуы җанны өшетә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар ешрак оештырылсын иде, – ди Кадрия Идиятуллина.
Чыгыш ясаучыларның мәгълүматларын тыңлап, комиссия юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү эшен дәвам итәргә дигән тәкъдим кертте. Шулай ук региональ автомобиль юлларында даими рәвештә автомобиль юлларының сыйфаты буенча тикшерүләр үткәрү, район территориясендә 1 июньгә кадәр “узып китү тыела” дигән 122 данә юл билгеләре урнаштыру, Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер юлында (Кооператив урамы участогында) һәм Әлмәт – Мөслим юлында (“Татнефть” ягулык станциясе янында) җәяүлеләр кичүе ясау, Күбәк авылына илтүче региональ юлда һәм Тойгелде авылындагы юл киселешендә ясалма тигезсезлек булдыру турында карар кабул ителде.
Юлларда иминлекне тәэмин итү максатыннан район үзәгенең Кооператив урамында “Күренеп тор!” исемле акция узды. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрдә яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру буенча оештырылган чарада Мөслим гимназиясе укучылары катнашты. Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән берлектә укучылар җәяүлеләргә – яктылык кайтаручы элементлар, ә машина йөртүчеләргә жилет һәм белешмәлекләр тапшырды.
– Мондый акциянең максаты – юлларда иминлек мәсьәләсенә тагын бер кат игътибарны юнәлтү. Бала киемнәрендә яктырткыч элементлар булуын кечкенәдән контрольдә тотарга тиеш. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен балачактан ук өйрәтергә кирәк. Җәяүлеләрдә яктылык кайтаручы элементлары булса, машина йөртүчеләр аларны якын фаралар белән – 150, ә ерактан яктыртканда 400 метр ераклыктан күреп алачак, – ди Алсу Ситдыйкова.
Акциянең күпчелек кыш айларында оештырылуы очраклы түгел. Тәүлекнең эңгер-меңгер вакытында юлларда да күз күреме начарлана. Җәяүлеләрне ерактан ук күренеп торырга өндәүче акция шоферларда да зур кызыксыну уята.
– Шактый еллар машина йөртәм. Кагыйдәләрне үтәп, саклык белән йөрүчеләр дә, белер-белмәс машина йөртүчеләр дә очрый. Светофорның кызыл уты янды дигәндә генә, каршыга килүче машинага юл бирергә теләмичә, кисәк кенә газга басып, борылышка кереп китүче шоферлар да бар. Бу бик куркыныч! Юлларда бозлавык саклана. Кайвакыт, төнлә буранлап, кар өемнәре дә була. Каядыр ашыгабыз, чабабыз!.. Барасы җиреңә 5-10 минутка соңару гомерлеккә соңга калуга караганда мең өлеш артык! – ди акциядә катнашкан Алмаз Гәрәев.

Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев