“Күбәләк” балалар бакчасында “Минем балам – төп пассажир!” исемле чара узды
Иминлек

“Күбәләк” балалар бакчасында “Минем балам – төп пассажир!” исемле чара узды

Чараның максаты – әти-әниләр игътибарын балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә җәлеп итү

Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасында “Минем балам – төп пассажир!” исемле чара узды. Анда бакчаның кече төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараның максаты – әти-әниләр игътибарын балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә җәлеп итү. Профилактик чарада районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова чыгыш ясады. Ата-аналар игътибарына “Балага автокресло сатып алыгыз!” исемле фильм да күрсәтелде.

Фото: Мөслим-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев