Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре
Иминлек

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре

Яңа елны исән-имин каршылыйк

  • Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда халык төркеменнән ераграк йөрегез.
  • Тар юлларга кермәгез.
  • Киңлеге чикләнгән урыннардан (мәсәлән, баскычлар, коридорлар) читкә китегез, чөнки анда этелү-төртелү ихтималы бар.
  • Эвакуация юлларын алдан планлаштырыгыз: массакүләм чараларга барыр алдыннан эвакуация планын өйрәнегез һәм төп чыгу юлларын истә калдырыгыз.
  • Тынычлыкны саклагыз: паника булган очракта, башкаларга ияреп борчылмагыз! Бары тик чараны оештыручыларның күрсәтмәләрен генә үтәгез.
  • Мошенниклардан сак булыгыз: кеше күп җыелган урыннарда һәрвакыт караклык очраклары була. Шәхси әйберләрегезне даими күзәтеп торыгыз һәм үзегезгә якынрак тотыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев