Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Каникуллар имин үтсен!

ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, укучыларның җәйге ка- никуллары дәвамында “Велосипед” операциясе барачак. Узган җәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган сигез велосипед йөртүчегә карточкалар төзелгән. Тәртип бозучыларның бөтенесе дә – мәктәп укучылары!

– 14 яше тулмаган балага машина юлында велосипед белән йөрү тыела. Скутер белән идарә итү өчен балага 16 яшь тулган булырга тиеш. Әтиәниләр балаларына скутер яки башка техника бүләк иткәндә транспортның аның яшенә туры килү-килмәве турында уйласын иде ,– ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

29 майдан “Бала – төп пассажир” исемле профилактик операциясе старт ала. Аның барышында балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлеше катгый контрольгә алыначак. Ел башыннан автотранспортта иминлек каешын эләктермәгән 102 шоферга административ беркетмә төзелгән. Балаларын машинада махсус җайланмалардан башка йөрткән 69 райондашыбыз җаваплылыкка тартылган. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев