Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кәкре каенга терәтмәсеннәр

Телефон мошенниклары нейрочелтәр ысулын да куллана. Ясалма интеллектны үзләштереп, алар корбаннарының тавышы белән сөйләшә.

Мошенниклар турында әледән-әле газетада, социаль челтәрләрдә язып торабыз. Тик алданучылар саны гына кимеми.

– Халыкның кырыкалдарлар капкынына эләгүенә заманча технологияләр һәм интернет сәбәп, дип уйлыйм. Хәзер күпчелек сату-алуны интернет-кибетләр аша башкара, арзанрак товар эзләп, бәяләрне чагыштырып, кирәкле әйберен төрле сайтлар аша кайтара. Тик мошенниклар интернет-кибетләрнең аналогын ясап, шушы юл белән халыкны алдый. Караклар өчен бу акча эшләүнең җиңел алымы, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.

Узган атнада Михайловкада гомер итүче 1958 елгы хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Инвестиция ясарга һәм җиңел генә баерга теләгән райондашыбыз мошенниклар капкынына эләккәнен аңламый да калган. Башта ул банк картасыннан – 125 мең сум акчасын, соңрак, төрле банклардан 500 мең һәм 400 мең сум күләмендә кредит алып, ике мәртәбә кырыкалдарларга күчергән. 

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев