Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кагыйдә бозсаң, тарихка керәсең

ДАИ инспекторлары тәртип бозучыларны видеокамерага төшереп, социаль челтәрләргә куячак.

– “Кәефләнеп” йөрүчеләр даими тоткарланып тора. Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган дүрт шофер тоткарланды, шуларның берсе – хатын-кыз. Гүзәл затларның шешә тотып, авызларына тәмәке кабып йөрүләренә дә шаһит булган бар. Руль артындагылар юл кагыйдәләрен төгәл үтәсен, машина йөртү таләпләренә битараф булмасын иде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә эш дәвам итә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 43 райондашыбыз мәгълүмат базасында исәптә тора. 18 шоферның бурычы 1500 сумнан күбрәк, калганнарныкы 3 мең сумнан артыграк. Узган атнада штрафларын вакытында түләмәгән дүрт машина йөртүче Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, 1нче өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. 

Фото: Татар-информ

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 елның 17 гыйнвар саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев