«Юлларда имин йөрү кагыйдәләре нигезләре» конкурсның муниципаль этабы узды
Мөслим лицее укытучысы конкурста катнашып җиңү яулады
Мөслим мәктәпләренең яшь юл инспекторлары отряды төрле бәйге-конкурсларның җиңүчесе булып кала. Бу елны да отряд җитәкчесе Гөлнар Латыйпова "Юлларда имин йөрү кагыйдәләре нигезләре" конкурсның муниципаль этабында "Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә җиңү яулады. Гөлнар Латыйпова конкурсның республика этабында катнашу һәм Мөслим районын яклау хокукын алды. Альфира Гималутдинова 2 урынны яулап диплом белән бүләкләнде.
Фото – Алсу Ситдыйкова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев