Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Юллар имин булсын!

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар балалар коляскаларына да беркетелергә тиеш

Иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Бүгенге көндә төп игътибарны яктылык кайтаручы элементларга юнәлтергә кирәк, ди ДАИ инспекторлары.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак җирләрдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш итәбез, ә торак пунктлардан читтә йөргән җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим. Эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлене күреп булмый диярлек. Киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар (фликерлар) юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә. Бигрәк тә балаларга ике кулда, билдә (киемдә) hәм рюкзакта яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк. Буе 140 сантиметрга кадәр булган баланың рюкзагына, җиңнәренең өске өлешенә hәм баш киеменә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетегез, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышындагы ачык ак төскә әверелә торган элементлар ул. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар балалар коляскаларына да беркетелергә тиеш.

– Җәяүлеләр белән бергә шоферлар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Быел светофорның кызыл утына чыккан 7 шоферга административ беркетмә төзелгән. Кагыйдә бозуларны кисәтү максатында ай дәвамында “Светофор” оператив-профилактик чарасы барачак. Чара юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү йөзеннән үткәрелә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Узган җомгада җирлегебездә “Тоннель” операциясе үтте. Профилактик чара барышында 45 транспорт тикшерелеп, 8 административ беркетмә төзелгән.

Алкоголь эчемлекләр кулланып руль артына утыручы райондашларыбыз саны көннән-көн арта бара. “Атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган 5-7 шофер тоткарлана. Ел башыннан алкоголь сөремендә транспорт белән идарә иткән 55 кеше тоткарланды. Шуның 5се  – хатын-кыз. Транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, руль артына утыручылар аз түгел. Ел башыннан шундый 3 райондашыбызга җинаять эше кузгатылды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан Мөслимдә “Бала – төп пассажир!” исеме астында зур акция үткәрелде.

– Профилактик чара ел да төрле балалар бакчалары нәниләре белән үткәрелә. Монысында без район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы сабыйлары белән Пушкин урамына чыктык. Балалар  руль артындагыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, балаларны һәрвакыт автокреслоларда йөртергә өндәде. Махсус креслоларда йөртелгән балаларга тематик китаплар тараттык, ә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган әти-әниләргә балаларны йөртү җайланмалары турында белешмәләр тапшырылды”, – дип хәбәр итте Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” ДБУ җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

30 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Мөслимдә “Җәяүле” операциясе старт алды. Профилактик чара барышында җәяүле кичүләрендә машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәве аерым контрольгә алыначак. Җәяүле кичүе булмаган урыннарда җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары да ачыкланып, тиешле чаралар кулланылачак.

Алсу Ситдыйкова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев