Юлда, өйдә һәм табигатьтә: укучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен кабатлады
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Юл кагыйдәләренең каникулы юк!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның хезмәт лагеренда ял итүче укучылар өчен «Юл кагыйдәләренең каникулы юк!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Чара балаларның җәйге каникуллар вакытында иминлеген тәэмин итүгә һәм көнкүрештә, урамда бәхетсезлек очракларын кисәтүгә багышланды. Очрашу барышында укучылар хәвефсезлек төшенчәсе турында фикер алыштылар, юлда, транспортта, табигатьтә һәм сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Уен элементлары белән үрелеп барган әңгәмә вакытында китапханәчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен аңлаттылар, уен мәйданчыкларында һәм стадионнарда куркынычсызлык чараларын искә төшерделәр. Шулай ук балалар велосипедта йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, «җәяүле» һәм «транспорт» төшенчәләрен ачыкладылар, көндәлек тормышта очрарга мөмкин булган төрле хәвефле ситуацияләрне тикшерделәр.
Чара кысаларында оештырылган «Урамда һәм өйдә синең хәвефсезлегең» китап-күргәзмәсе дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Анда тәкъдим ителгән китаплар балаларга күңелсез хәлләрдән саклану юлларын өйрәнергә һәм җәйге ялларын сәламәтлек өчен файдалы, хәвефсез итеп үткәрергә ярдәм итә.
Фото - район үзәк китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев