Иминлек

Юл хәрәкәте иминлеге: Мөслимнән өч оешма кагыйдә бозучылар исемлегенә кергән

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе кагыйдәләрне иң күп бозучы оешмалар исемлеген чыгарды

2026 елның 9 аенда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен иң күп бозучы шоферлар арасында Мөслим районыннан да өч оешмасы бар.

Юл хәрәкәте иминлеге – һәрберебезнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен мөһим. Шуңа юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу очраклары аерым игътибарга алына.

2026 елның 9 аенда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен иң күп бозган оешмалар арасында Мөслим районында эшләүче “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы, “Чайка” фермер хуҗалыгы һәм “Рантамак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә бар. Аларның шоферлары тарафыннан күп тапкырлар кагыйдә бозу очраклары теркәлгән. “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы 9 ай эчендә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен 125 тапкыр бозган! “Чайка” фермер хуҗалыгы шоферларының – 92, “Рантамак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 80 тапкыр кагыйдә бозуы ачыкланган. Әлеге оешмаларның җитәкчеләренә һәм транспорт чараларын кулланучыларга җитди уйланырга кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – закон таләбе генә түгел, ә һәр кешенең тормышын саклауның һәм иминлеген тәэмин итүнең төп шарты.

Оешмаларга транспорт чараларыннан файдалану тәртибен көчәйтергә, шоферлар белән аңлату эшләре алып барырга һәм кагыйдә бозу очракларын булдырмау буенча чаралар күрергә кирәк.

 


Нет комментариев