Юл-транспорт һәлакәте булган
Бәйрәм көнне һәлакәт булган
«11 июнь көнне кичке сәгатьләрдә Мөслим-Нарат Асты юлында юл-транспорт һәлакәте булды. ВАЗ-2110 машинасы шоферы гравийлы юлда руль белән идарәне югалта һәм юл астына төшеп әйләнә. Авария нәтиҗәсендә җиңел машина әйләнеп төшкәннән соң, юл кырыендагы электр баганасына килеп бәрелә. Руль артындагы 21 яшьлек кыз машина йөртү таныклыгын һәм машинаны күптән түгел генә алган булган, җиңел машина иминиятләштерелмәгән. „Тимер ат“ ремонтланырлык дәрәҗәдә түгел. Машинадагы өч өлкән кеше һәм 13 яшьлек кыз бала, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре белән, Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган», — дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Феликс Мәгъданов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев