Юл кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш дәвам итә
Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе 2026 елның җиде аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозган оешмаларның рейтингын чыгарды
Әлеге исемлектә Мөслим районында эшләүче оешмалар да бар. Юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучылар – “Чайка” фермер хуҗалыгыннан. Хуҗалык хезмәткәрләренең юл йөрү кагыйдәләрен 85 тапкыр бозуы ачыкланган!
Бу юлы исемлеккә Мөслимнән яңа оешма өстәлгән. Җаваплылыгы чикләнгән “Рантамак” җәмгыяте хезмәткәрләренең 61 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы теркәлгән!
Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе ай саен юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар исемлеген чыгара. Исемлектә ай саен бер үк оешмаларның кабатланып торуы машина йөртүчеләрнең кисәтүләргә битараф булуын һәм үз язмышларына да, башкалар гомеренә дә салкын каравын дәлилли. Бер тырмага кат-кат баскан җавапсыз машина йөртүчеләргә карата, бәлки, кануннарны катгыйландырырга кирәктер.
ТР Хөкүмәт комиссиясендә оешма җитәкчеләрен хезмәткәрләренең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә һәм даими рәвештә инструктажлар уздырырга өндәделәр. Иминлек кагыйдәләрен тупас бозу административ җаваплылыкка тартудан тыш, кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә дә куркыныч тудыра.
Лилия Шәймиева фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев