Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы оешмалар саны арткан
Юл йөрү кагыйдәләрен бозу күп очракларда һәлакәт белән тәмамлана
Кагыйдәләрне бозу җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр өчен бердәй куркыныч. Һәлакәтләрнең кайберләре хәтта үлем очраклары белән тәмамлана. “Юллар түгел, ә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар куркыныч”, – дип юкка гына әйтмиләр. Хөкүмәт, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләр юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга төрле чаралар күрә. Тәртипсез машина йөртүчеләргә карата штрафлар, тыюлар кулланыла. Шуңа карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүчеләр һәм һәлак булучылар саны күп.
ТР Юл хәрәкәте иминлеге хөкүмәт комиссиясе тарафыннан агымдагы елның 4 аенда юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучы оешмалар исемлеген игълан итте. Әлеге исемлеккә Мөслим районындагы ике оешма да бар. Алар – “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Чайка” фермер хуҗалыгы.
Дүрт ай эчендә “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшләүче машина йөртүчеләр 47 тапкыр кагыйдә бозган!
“Чайка” фермер хуҗалыгы машина йөртүчеләре 32 тапкыр хата ясаган!
Ялгышлардан берәү дә хали түгел, әмма бер хатаны кабат ясауны аңлап булмый! Бу очракта машина йөртүчеләр кеше гомере белән уйный.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев