Юл буе чүплекләре белән көрәш: Мөслим районында экологик тикшерү
Мондый төр тикшерүләр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә
Мөслим районында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшләде.
Министрлык вәкилләре “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ вәкилләре белән берлектә юл буе һәм автомобиль юлларына бүленгән полосаларны тикшерде.
Мондый төр тикшерүләр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә. Санитар-эпидемиологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Тикшерелгән участокларда рөхсәтсез калдырылган каты көнкүреш калдыклары урыннары ачыкланды.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев