Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Исерек хәлдә руль артына утырган алты кеше тоткарланды

Алга таба аларның эшен мировой суд караячак.

Узган атнада спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган алты райондашыбыз тоткарланды. Ел башыннан бу сан – 43, аларның икесе – хатын-кызлар. “Алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган 43 кешенең алтысы – кабаттан эләгүчеләр, ягъни спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешеләр. Алар РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган затның алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүе). Алга таба аларның эшен мировой суд караячак”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото Татар-информ архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев