Исерек килеш рульгә утырган өч райондашыбызга җинаять эше кузгатылды
Иминлек

Исерек килеш рульгә утырган өч райондашыбызга җинаять эше кузгатылды

Тоткарланган автомобильләр махсус хәрби операция зонасына конфискацияләнде

“Каршы як полоса” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган алты шоферга административ беркетмә төзелде. Бер атна эчендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабаттан спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган өч райондашыбыз тоткарланды. Аларга карата җинаять эше кузгатылды, машиналары конфискацияләнеп махсус хәрби операция зонасына озатылачак”, – дип хәбәр итте районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев