Иң күп кагыйдә бозучылар – “Чайка”да
Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе агымдагы елның 6 аенда юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучы оешмалар исемлеген игълан итте
Әлеге исемлеккә Мөслим районындагы “Чайка” фермер хуҗалыгы да эләккән. Алты ай эчендә әлеге фермер хуҗалыгының машина йөртүчеләре 81 тапкыр кагыйдә бозган!
Шунысы кызганыч, кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның юл-транспорт һәлакәтләренә илтүен оныталар.
Татар халкында “Ашыккан ашка пешкән” дигән әйтем бар. Юлда йөрүчеләр бер ялгышның хәтта кеше гомерен өзүенә сәләтле булуын онытмасын иде!
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев