Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Язны яхшыга юрыйк

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе каралды

Язгы ташуны халык алгысып, шул ук вакытта хәвефләнеп тә көтә. Язның үз көченә керүен, табигатьнең көч-кодрәтен күрсәтүче гаҗәеп күренеш бәла да китерергә мөмкин. Кар күп елны бигрәк тә. Шуңа алдан ук әзерлек чараларын күрергә кирәк.

Быел явым-төшем күләме нормадан ике, кар биеклеге өч тапкыр артык! Бер яктан, сөенеч (җирдә дым җитәрлек булачак), әмма куркыта да. Кинәт җылыта башласа, кар суларының интенсив эрүе нәтиҗәсендә су басарга мөмкин. Элек Мөслимдә мондый хәлләр булган.

Язгы ташуга әзерлек максатында, Ык елгасында суның күпмегә күтәрелүен белгечләр күзәтеп, теркәп бара. Район үзәгендәге Яр буе урамының бер өлеше ел саен куркыныч янаучы зонага кертелә. Шуны истә тотып, эвакуация планы да эшләнгән. Күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, оешма-предприятиеләр территориясендә, торак йортлар тирәсендә карны тарату кирәк. Махсус хезмәтләр су агу өчен ясалган торба башларын чүп-чардан чистарта. Әлегә 180 торба чистартылган, ә алар районда – 400дән артык. Шәхси йортларда яшәүчеләргә дә ихата территориясендәге, өй каршындагы торбаларны ачарга, кар сулары агу өчен канаулар ясарга киңәш ителә.

– Районда буалар күп. 34 гидротехник корылма бар, шуларның бишесе – федераль, берсе – региональ карамакта. 28 буа муниципаль милек булып санала. 11 буа капиталь ремонт таләп итә, “задвижка”лар эшләми. Язгы ташу чорында мондый буалар аеруча куркыныч тудыра, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов.

Авыл җирлекләре башлыкларына буаларга керү юлларын кардан чистартырга кушылды. Мәллә күпере тирәсен агачлардан чистарту кирәклеге дә әйтелде.

2024 елда Мөслимнең Урожайная урамында яшәүчеләр язгы ташудан шактый зыян күрде. Мондый хәл кабатланмасын өчен, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов урамның бер өлешендә юлны “ярырга” дигән тәкъдим кертте.

– Язгы ташуга әзерлек йөзеннән өчәр кешедән торган 2 бригада төзелде, 8 берәмлек техника әзерләнде. Мотопомпалар, су суырту өчен мичкәләр бар, – дип хисап тотты ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслимдәге белгече Гөлсем Миңнуллина.

Махсус хезмәтләрнең язгы ташуга әзерлеген тикшерү максатында бу атнада команда-штаб өйрәнүләре дә үтте. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үзләрен гамәлдә сынап карады. Хәбәр бирү җайланмалары тикшерелде.

Кинәт җылыткан очракта да, төнлә суытып, җир суны сеңдереп барса, планлаштырылган чаралар үтәлсә, язгы ташу проблемалар тудырмас кебек. Шулай да уяу булу кирәк! Сакланганны саклар, ди халык.

Фото – Мөслим-информ архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев