Яз килә, игътибарлы булыгыз!
Иминлек

Яз килә, игътибарлы булыгыз!

Март башында һава торышы җылынуы көтелә, ә бу түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычын арттыра

Бу ялларда язның беренче көннәрен каршы алабыз. Март башында һава торышы җылынуы көтелә, ә бу түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычын арттыра.

Мөслимлеләргә киңәшләр:
- Биналар яныннан үткәндә сак булыгыз, түбә кырыйларына якын йөрмәскә тырышыгыз.
- Балаларга бу куркыныч турында аңлатыгыз.
- Автомобильләрегезне бина түбәләре астында калдырмагыз.

Оешма һәм предприятие җитәкчеләренә:
Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, бина түбәләрен кардан һәм боздан чистартуны оештыруыгызны яисә кешеләр йөри торган урыннарда иминлек тасмалары куюыгызны сорыйбыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ялларыгыз имин үтсен!


Фото: район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев