Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Яшүсмерләр дә машина йөртә

10 апрель көнне Мөслимдә ДОСААФ автомәктәбе базасында яшүсмерләр арасында автомногоборье ярышлары үтте

Быел бәйге дәүләт автомобиль инспекциясе төзелүгә 89 ел тулуга багышлап оештырылды.

Руль артына 18 яшьтән генә утырырга яраса да, мәктәп укучылары өлкән сыйныфларда укыганда ук машина йөртү кагыйдәләрен үзләштерә башлый. Инструкторлар җитәкчелегендә гамәли дәресләр үтә. ДОСААФ базасында узган бәйгедә автомәктәптә белем алучы укучылар катнашты.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” һәм “Автотранспорт йөртүчеләр” дип аталган бәйгеләрдә райондашларыбыз сынатмады. Жюри карары нигезендә беренче урынга Мөслим политехник техникумы студенты Ислам Садриев лаек булды. Икенче урында – Динә Баһауова. Мөслим урта мәктәбе укучысы Алмаз Хаҗиев өченче урынга лаек булды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев