Яшь инспекторлар ярышты
Мөслим гимназиясе базасында “Кызыл, сары, яшел” район агитбригадалар бәйгесе узды.
Бәйге юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтүгә, законга буйсынучы гражданнар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурс яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга 50 ел тулуга багышланган иде.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин, болар хакында балалар белеп үсәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне үтәргә этәргеч бирә, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Конкурста райондагы яшь инспекторларның 12 отряды катнашты. Нәтиҗәдә Мөслим лицееның яшь инспекторлар отряды беренче урынга лаек булды. Күбәк урта мәктәбе – икенче, Мөслим гимназиясе өченче урынны алды.
– Без “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” номинациясендә җиңүче булдык. Мәктәбебездәге һәр укучы юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен яхшы белә, сыйныф сәгатьләрендә дә әлеге темага зур игътибар бирелә, – ди Метрәй мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыймранова.
Әмәкәй отряды – “Шәп сыйныф”, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе – “Барысы да яшь инспекторлар отрядыннан башлана”, Рус Шуган мәктәбе – “Иминлек проблемалары – Россия проблемалары” номинациясендә җиңүче булды. Михайловка – “Синең тормышың синең кулларда”, Олы Чакмак мәктәбе “Вакыт белән бергә” номинациясендә бүләкләнде.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев