Яңа ел бәйрәме чорына Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелгән иде
Тиеш булмаган урыннарда пиротехника куллану фактлары ачыкланган
ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә узган елның 25 декабреннән 2025нче елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелгән иде. “Район эчке эшләр бүлеге белән берлектә гражданнарның җәмәгать урыннарында пиротехника куллану ихтималын ачыклау буенча ведомствоара рейдлар уздырабыз. Тиеш булмаган урыннарда пиротехника куллану фактлары ачыклана, әлеге гражданнарга карата административ чаралар кулланыла”,– дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев