Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ялгышулар һәлакәткә илтә

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республикада юл-транспорт фаҗигаләре саны кимегән, әмма һәлак булучылар саны арткан.

18 мартка кадәр республикада 505 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 60 кеше һәлак булган, 637 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. “Юл фаҗигаләренең күп булуына аномаль дәрәҗәдә карлы кыш та тәэсир итте. Өч көн дәвамында көчле кар яуганда 13 кеше һәлак булды”, – диде Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышында. 

Каршы як полосага чыгу белән бәйле кагыйдә бозуның 612 очрагы ачыкланган. 14 кеше җәяүлеләр кичүен чыкканда һәлак булган. “Җәяүле” операциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозуның 272 очрагына юлыккан. “Җәяүлеләр машиналардан курыкмый башлады, бу да алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре санының артуына китерә”, – ди республиканың ЮХИДИ башлыгы. 

Балалар катнашында 69 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Нәтиҗәдә ике бала һәлак булган, 73 бала тән җәрәхәтләре алган. “Балалар пассажир ролендә булганда бернәрсә дә аларга бәйле түгел. Ата-аналар белән эш алып барырга кирәк! Башкарган эшебез өчен үзебезгә дә, Татарстан халкы һәм җитәкчелеге алдында да оят булмаслык итеп эшләргә кирәк”, – диде ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.

Римма Афзалова

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев