Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Гомер бер генә!

Җир кипшенү белән урамда мототехника иярләгән яшүсмерләр күренә башлый

Мөслим лицеенда районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов “Питбайклар күп, тормыш берәү генә!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде. Укучылар белән очрашуның максаты – яшүсмерләргә юл иминлеге кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә искә төшерү. Феликс Мәгъданов питбайкта закон нигезендә һәм имин хәрәкәт итү мөмкинлеге турында сөйләде, юл йөрү кагыйдәләрен игътибарсыз калдыруның нәтиҗәсе нинди булуын мисаллар нигезендә аңлатты.

Питбайкларда һәм мопедларда йөрү сәламәтлек һәм тормыш өчен җитди куркыныч тудыра. Балигъ булмаганнар өчен бигрәк тә! Бу әлеге транспорт чараларының техник үзенчәлекләре, яшүсмерләрнең күнекмәләре булмау белән бәйле.

– Питбайкларда йөрүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын әти-әниләр аңлап бетерми төсле. Яшүсмернең әзерлеге һәм тәҗрибәсе булмау куркынычны тагын да арттыра төсле. Балигъ булмаган балалар еш кына үз мөмкинлекләрен артык югары бәяли, ә иминлек кагыйдәләрен үти һәм юлдагы вәзгыятьне тиешенчә бәяли белмиләр. Югары тизлек тә хәлиткеч роль уйный. Питбайкларның кайбер модельләре тизлекне 100 км/сәгатькә кадәр җиткерергә мөмкин. Бу, һәлакәт була калса, җитди җәрәхәтләргә китерә һәм үлем куркынычын арттыра, – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Питбайкларда гадәттә фаралар булмый. Шуңа бәйле рәвештә питбайкта хәрәкәт итү куркыныч тудыра да. Арткы күренеш көзгеләре булмау юл хәрәкәтенең башка катнашучылары белән бәйләнешне катлауландыра.

– Питбайклар спорт инвентаре булып санала, ул махсус ябык трасса һәм спорт мәйданчыклары өчен генә каралган. Питбайкны гомуми файдаланудагы юлларда, юл кырыйларында һәм тротуарларда куллану тыела. Бу төр транспортны юлда күреп алу кыен, моның белән дә ул юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра, – ди ДАИ инспекторлары.

“Нинди техника ди аларга! Башта җәяү йөрергә өйрәнсеннәр!” 4-5 ел элек кибеттә бер хатын-кызның ачыргаланып иренә шулай дип җавап биргәне бүген дә колак төбендә яңгырап тора. Ир белән хатын бердәнбер малайларына мопед алу турында бәхәсләшә иде. Әни кеше үз сүзендә нык торды: улының мопедта, мотоциклда бик йөрисе килсә дә, баласына транспорт алмады, һәм ул хаклы!

– Юньләп йөри белмәгән килеш, яшүсмерләр җиңел мотоциклларга – питбайкларга утыра. Питбайк белән идарә итү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк! Әлеге төр транспортны йөртү хокукын раслаучы таныклык булырга тиеш. Питбайкта йөрү читтән караганда гына күңелле кебек. Статистикага күз салсак, РФ Эчке эшләр министрлыгы хисабы буенча, узган елның беренче яртыеллыгында гына да питбайкта йөрүче 10 яшүсмер һәлак булган, 235 бала җәрәхәтләр алган. Башка мәгълүматлар буенча, 2000нән артык бала зыян күргән. Бу хәлләрне булдырмый калырга да мөмкин иде бит! Үлем уенчыгын сатып алучы ата-аналар төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкканчы уйлансын иде! Балагызның гомере – сезнең кулларда! Гомер бер генә, шуны онытмагыз! – ди Феликс Мәгъданов.

Фото – Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев