Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яшенле яңгыр вакытында иминлек чаралары

Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә һәм шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышы бозылганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге хакында сөйләделәр.

Көчле җил вакытында урамга чыкмавың, өйдә калуың хәерле.

Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән читтәрәк торырга кирәк. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында машина куярга ярамый – җил сындырган агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Әгәр велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үзегезнең транспорт чарасыннан 30 метр чамасы читтә яңгыр туктаганын көтегез. Машинада барганда да туктарга кирәк, чөнки электроника эшенә зыян килү ихтималы бар. Туктагач, тәрәзәләрне ябарга һәм көн ачылып китүен көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләргә исә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Әгәр юлда яшенле яңгырга эләксәгез, имин тизлек сайлагыз, бик тә игътибарлы һәм сак булыгыз.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-yasenle-yangyr-vakytynda-iminlek-caralary-xakynda-iskartte-5873471

Фото "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев