Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы

Администрациянең кече залында бүген гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Уңайсыз һава торышы фаразлары һәм Татарстан республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр торышы белән бәйле рәвештә, ТР Министрлар кабинетында онлайн режимда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Киңәшмәдә сүз һава торышының кискен начарлануы, көчле җил һәм электр линияләрендә булырга мөмкин булган зыян турында барды. Белгечләр хәбәр итүенчә, мондый һава шартлары алдагы атнаның дүшәмбесенә кадәр дәвам итәчәк. Ашыгыч кирәк булмаганда, юлга чыгуларны туктатып тору мөһимлеге дә искәртелде. Юл техникалары юлларны кардан арындырып бетерергә җитешә алмау сәбәпле, күпчелек авылларда райондашларыбыз бүген эшкә дә төшә алмаган.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев