Мөслимдә «Имин көпчәк» республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте
Районның 14 командасы белемен һәм осталыгын күрсәтте
Бәйге Мөслим районы мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, районның ДАИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылды. Чараның төп максаты — укучыларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү культурасы тәрбияләү, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше формалаштыру.
Катнашучылар үз белемнәрен һәм осталыкларын түбәндәге этапларда күрсәтте:
— «ЮХК белгечләре»
— «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре»
— «Велосипедта фигуралы йөрү»
— «Агитбригада чыгышы»
Җиңүчеләр:
1 урын — Мөслим урта мәктәбе
2 урын — Мөслим лицее
3 урын — Рус Шуган төп мәктәбе
4 урын — Тат. Бүләр урта мәктәбе
5 урын — Салауз-Мухан төп мәктәбе
Шәхси беренчелектә дә иң яхшылар билгеләнде:
ЮХК белгечләре:
1 урын — Алиса Сәлимова
2 урын — Кристина Смирнова
3 урын — Рияз Нуриев
Беренче ярдәм күрсәтү:
1 урын — Илзат Мәгъдануров
2 урын — Камилә Әхмәтшина
3 урын — Айсылу Шәйхетдинова
Фигуралы йөрү (малайлар):
1 урын — Илзат Мәгъдануров
2 урын — Әмир Хатипов
3 урын — Кәрим Шәмсеев
Фигуралы йөрү (кызлар):
1 урын — Динә Мортазина
2 урын — Ясминә Нуруллина
3 урын — Камилә Әхмәтшина
Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән һәм Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев