Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Эсселекнең организмга тәэсире алкоголь тәэсиренә охшаш

Машина салонында температура күтәрелгәч, шофер тизрәк арый, игътибар югала.

“Синоптиклар Татарстан Республикасы территориясендә +37 градуска кадәр эсселек көтелә, дип хәбәр итә. Эсселекнең организмга тәэсире алкоголь тәэсиренә охшаш. Машина салонында температура күтәрелгәч, шофер тизрәк арый, игътибар югала, кеше йокымсырый башлый, ә бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра. Машина йөртүчеләр кызу көннәрдә транспортның алгы пыяласын махсус экран белән капларга, машина кабинасын интенсив җилләткәннән соң гына хәрәкәтне башларга тиеш. Эсседә машина салонында калган балалар яки йорт хайваннарына үлем куркынычы яный”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев