Эсселекнең организмга тәэсире: алкоголь кебек куркыныч!
Кызуда машина салонында температура күтәрелгәч, йөртүчеләрнең сәләте кими, һәлакәт куркынычы арта
Машина салонында температура күтәрелгәч, шофер тизрәк арый, игътибар югала, кеше йокымсырый башлый, ә бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра.
"Машина йөртүчеләр кызу көннәрдә транспортның алгы пыяласын махсус экран белән капларга, машина кабинасын интенсив җилләткәннән соң гына хәрәкәтне башларга тиеш. Эсседә машина салонында калган балалар яки йорт хайваннарына үлем куркынычы яный”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев