Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

ДАИ инспекторлары ярдәм күрсәткән

Зур йөк машинасын йөртүче Төркиядән Уфага йөк алырга барган.

Мөслим-Югары Табын юлында районның ДАИ инспекторлары кюветка төшкән йөк автомобиле шоферына ярдәм күрсәткәннәр.

Зур йөк машинасын йөртүче Төркиядән Уфага йөк алырга барган. Юлда аның тәгәрмәче шартлый һәм машина кюветка төшә. "ДАИ хезмәткәрләре ярдәм күрсәтү өчен "Туган як", "Август" агрофирмалары, районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесенең махсус техникаларын җәлеп итте һәм йөк машинасын шиномонтажга кадәр алып барды. Тәртип сакчылары шоферны кунакханәгә урнаштырды. Чит ил кунагы, рус телен белмәү сәбәпле, полиция хезмәткәрләренә мобиль телефондагы сүзлек ярдәмендә рәхмәт белдерде, - дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

    Йөк машинасы шоферының рәхмәте.

Феликс Мәгъданов фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев