Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Чит номерларны алмагыз!

Мөслимлеләрнең телефоннарына шикле хәбәрләр килә башлаган

«Бу видеода син түгелме?» дип сораган булып файллар җибәрәләр. Бу – мошенникларның чираттагы хәйләсе.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мондый файлларны ачмаска һәм телефонга йөкләмәскә өнди.

– Мондый файлларга вирус яшерелгән. Ул аккаунтны ватып, телефонда булган мәгълүматны урлый. Файлны ачканда, телефонга яки компьютерга кушымта урнаштырыла. Ул пуш-хәбәрләрне, СМС һәм галереядагы фотосурәтләрне укучы вирус йоктырырга мөмкин. Моннан тыш, вирус бу файлны автомат рәвештә мессенджердагы барлык контактларга җибәрә ала. Шул рәвешле мошенниклар сезнең исәп-хисап счетлары белән дә идарә итә ала, – ди полиция начальнигы урынбасары Ирек Бакыев.

Телефон мошенниклары, эшләре барып чыкмаганда, потенциаль корбаннар аларның хәйләләренә эләкмәгәндә, төрле алымнар куллана. Шалтырату сценарие өзелсә, кеше телефонына килгән СМС кодларны атаудан баш тартса, җинаятьчеләр үч алуга күчәргә мөмкин. Хәзер мошенниклар үзләрен курьер, домофоннар остасы, поликлиника яки инвестицион проектлар хезмәткәре дип таныштыра.

– Кырыкалдарлар “фишинг хатлары” белән дә кәкре каенга терәтә башлады. Бу очракта мошенниклар корбаннарына аның телефонында яшерен язылулар (скрытые подписки) булуы турында хәбәр итә. Аларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итеп, сылтама буенча күчәргә өнди. Нәтиҗәсе аяныч – кеше үзе дә аңламыйча мошенникларга үзенең исәп-хисап счетына керү мөмкинлеген тудыра, – ди белгечләр.

Киберҗинаятьчеләр күбрәк ир-атларны алдый. Хәрби исәп мәгълүматларын яңарту сылтавы белән алданганнар шактый күп. Үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәре дип танытып, мошенниклар комиссариатка керү өчен пропускны “Дәүләт хезмәтләре” аша шәхси кабинетта алырга кирәклеген хәбәр итә һәм әлеге гамәлне күрсәтелгән сылтама буенча башкарырга өнди. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән корбан барлык күрсәтмәләрне үти. Шуннан соң аңа “Роскомнадзор” хезмәткәре” шалтырата һәм аның аккаунтында сәер активлык турында хәбәр итә. Аферистларның шәхси мәгълүматларны урлавы турында әйтәләр, янәсе, Украина гражданинына акча белән эш итүгә ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән дип куркыталар. Шунда ук җинаятьчеләр әңгәмәдәшләрен акча күчерүне туктатып була дип тынычландыра, әмма көч структуралары вәкиленең инструкцияләрен үтәргә кирәк булачагын әйтә. Шул рәвешле кеше капкынга эләгә!

– Кеше үзе теләмәсә, аны алдый алмыйлар. Берәүгә дә ышанмагыз! Телефонга килгән смс-хәбәрләрне чит кешеләргә әйтмәгез! Җиңел генә юл белән баеп булмый! Белмәгән кешегә банк картагыздан акча да күчермәгез. Чит кешенең акчасын да үзегезнең банк картасы аша “обналичить” итмәгез! Шул рәвешле сезнең җинаятьчеләргә ярдәм итүегез бар! Дропперлык эшчәнлеге җинаять җаваплылыгы белән яный. Соңгы арада райондашларыбызны онлайн-кибетләрнең кушымталары аша алдау очраклары артты. Маркетплейсларга ышанып, җиде кеше банк карталарында булган акчаларыннан колак каккан. Ел башыннан райондашларыбызга 85 мең сумга якын зыян килгән, – ди Ирек Бакыев.

Фото – Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев