Бүген Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булды
Иминлек

Бүген Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булды

Бу ел башыннан механик характердагы 95 нче авария

"Бүген Мөслимнең Гагарин һәм Октябрь урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды. Төп юлдан хәрәкәт итүче Лада-Гранта машинасына Шкода-Рапид белән идарә иткән хатын-кыз килеп бәрелә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Машиналарның икесенә дә җитди зыян килде. Бу ел башыннан механик характердагы 95 нче авария", - дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Илнар Гыйздуллин фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев