Бу атнада тагын бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган
1961 елгы хатын-кыз, инвестиция кертү юлы белән акча эшләргә теләп, банк картасындагы 260 мең сум акчасыннан колак кага
Мошенниклар аның “ярдәме” белән тагын 3 миллион сум акча эшли! Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Быел районда барлыгы 25 мошенниклык очрагы теркәлгән. “Инвестицияләр белән акча эшләргә теләүчеләр һәрвакыт мошенниклар ятьмәсенә эләгә. Җиңел акча артыннан куып, булганыннан колак какмагыз! Чит кешеләргә телефоныгызга килгән смс-парольләрне хәбәр итмәгез!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев