Иминлек

Бозлавык куркынычы: җәйге шиналарны алыштырыгыз!

Көннәр җылы булса да, төннәрен температура -8 градуска кадәр төшә. Бу юлларда бозлавыкка китерергә мөмкин

Көннәр җылы булса да, төннәрен температура -8 градуска кадәр төшә. Бу юлларда бозлавыкка китерергә мөмкин — иртәнге сәгатьләрдә аеруча сак булырга кирәк.

“Автомобиль тәгәрмәчләрен алыштыруны кичектермәгез! Җәйге шиналар белән бозлавыкка юлыкканчы, тәгәрмәчләрне хәзер алыштырып, бер-ике атна коры асфальттан йөрү отышлырак”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

ДАИ белгечләре искәрткәнчә, җәйге шиналар түбән температурада үз үзлекләрен югалта: резина катылана, тоту сәләте кими, ә туктау юлы шактый озая. Бозлавык вакытында бу аеруча куркыныч.

Шоферларга түбәндәге киңәшләр бирелә:

  • тәгәрмәчләрне алмаштыруны һава торышы начарлашканчы башкарырга;

  • иртәнге сәфәр алдыннан юл төзеклеген тикшерергә;

  • тизлекне киметергә һәм куркынычсыз дистанция сакларга;

  • кискен тормозлаудан һәм рульне кискен борудан сакланырга.

Сак булыгыз һәм юлларда игътибарлы булыгыз!

Фото – Татар-информ


Нет комментариев