Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бөтен бәла – игътибарсызлыктан

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча видеоконференция режимында республика комиссиясе утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров үткәрде.

2023 елның беренче кварталында республикада балалар катнашында 69 һәлакәт булган. Нәтиҗәдә өч бала һәлак булган, 74 бала тән җәрәхәтләре алган. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр итүенчә, 69 авариянең 41ендә балалар пассажир булган.
– Балаларны йөртүче шоферлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында онытмасыннар иде. Куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк! Каршы як полосага чыкканда аеруча саклык сорала. Республикада 27 юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле балалар зыян күрде, тугыз очракта фаҗигаләр балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында теркәлде. Бер фаҗига бала үлеме белән төгәлләнде ,– диде Рөстәм Гарипов.
Җирлегебездә балалар белән юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Өч ай эчендә районның ДАИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 62 балага кисәтү ясаган.
– “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында чаралар үткәрелә. Май аенда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә узучы “Имин көпчәк” бәйгесе яшь буынга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 
Ел башыннан Татарстан автоинспекторлары спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 3 меңнән артык шоферны туктаткан. Алкоголь кулланган шоферлар сәбәп булган һәлакәтләр саны кимегән, әмма проблема актуаль булып кала. Татарстанда беренче кварталда спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүнең 3283 очрагы ачыкланган, шуларның 21е – безнең районда.
Комиссия утырышында каршы як полосага чыгу юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе дип күрсәтелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен Татарстан дәүләт автоинспекциясе квадрокоптерлар куллана башлаячак. 

Лилия Шәймиева фотосы.
 

Мөслимдә үткән чираттагы “Тоннель” операциясе вакытында барлыгы 69 машина туктатылган. Рейд вакытында юл кагыйдәләрен бозган өчен 16 шоферга административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев