Берәүгә дә әйтмәгез!
Быел 42 райондашыбыз мошенниклар корбаны булган
Ташлыяр авылында яшәүче 1958 елгы райондашыбыз, җиңел ысул белән керем кертергә теләп, 230 мең сум акчасын инвестицияләргә була. Нәтиҗәдә ул бөтен акчасыннан колак кага.
– Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, таныш булмаган кешеләр белән бөтенләй сөйләшмәскә кирәк. Алар алдауның төрле юлларын таба. “Сезнең исемгә посылка, интернет-кибеттән заказ килде” дип, паспорт мәгълүматларын, телефонга килгән парольләрне сорыйлар. Алар ярдәмендә Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп кереп, чит кеше исеменә кредит, микрозайм рәсмиләштерәләр. “Бернинди посылка көтмим” дип әйтсәгез: “Туктагыз әле, хәзер тикшерәбез” дип, ялганларга тотыналар һәм кабат телефонга килгән смс-кодны әйтергә кушалар. Шуны онытмагыз: сез кодны әйтү белән алар, Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, сезнең парольне үзгәртәләр. Сез, һушыгызга килеп, полициягә мөрәҗәгать иткәндә инде соң була, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Районда иң күп мошенниклык очраклары Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп керү белән бәйле. Хәзер, мессенджерлар аша шалтыратуларны тыйгач, мошенниклар халыкны стационар телефоннардан шалтыратып алдый башлаган.
Фото – Татар-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 октябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев