Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Балаларыгызга алып биргән «уенчык» аяныч хәлгә китерергә мөмкин

Мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган техника көннән-көн арта бара.

Балаларыгызга алып биргән "уенчык" аяныч хәлгә китерергә мөмкин.

Мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган техника көннән-көн арта бара. Бу, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне, һәрдаим уяу, сизгер, игътибарлы булуны сорый. Мондый төр техниканың артуы белән юл-транспорт hәкаләтләре саны да күбәйде.

Татарстанның Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсендә 10 яшьлек бала квадроцикл руле артында җиңел машина белән бәрелеп һәлак булган. Аның 13 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Икесе дә махсус шлем кимәгән була.

Бәла читтә генә түгел. 12 яшьлек мөслимле электр самокаты белән идарә иткән вакытта егылып, тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәт нәтиҗәсендә райондашыбыз баш мие җәрәхәте алган, аның ияге яраланган, маңгаенда гематома барлыкка килгән.

ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе балаларыгызның тормыш иминлеген кайгыртуыгызны, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлешен тәэмин итүегезне сорый!

Фото — Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев