Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Балаларның иминлеген кайгыртып

Узган ел Татарстанда юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган балаларның күпчелеге пассажирлар иде

Әлеге хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә чыгыш ясаган ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Ул юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү булуын билгеләп үтте. Журналистлардан балаларына мотоцикл, питбайк, квадроцикл кебек куркыныч транспорт чараларын бүләк итүче әти-әниләргә уйлап эш итәргә кирәклеген җиткерүне сорады. Соңгы елларда әлеге транспорт чаралары катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең күбәюен һәм аларда балаларның имгәнүен яки һәлак булуын ассызыклады.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина да борчылуын билгеләп үтте.
– Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү балалар бакчасыннан ук башлана. Тәрбиячеләр, укытучылар бу мәсьәләдә актив эш алып бара. Укулар, очрашулар, бәйгеләр һәм башка төр чаралар уза. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә яңа алымнар уйлап табыла, программалар эшләнә. Бу мәсьәләгә әти-әниләрнең игътибарын күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз, әмма балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре кимеми, – диде ул.

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булмавы, ата-аналарның транспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен тупас бозуы, укучыларның җәяү һәм транспортта йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы нәтиҗәсендә була.

Тиздән укучылар язгы каникулларга чыгачак. Каникуллар алдыннан мәктәпләрдә тагын бер кат аңлату эшләре алып бару, балаларга да, әти-әниләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр бирергә тәкъдим ителде.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев