Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Балаларны су буена җибәрмәгез

Быел республика сулыкларында 16 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Елга-күлләрдә 12 кешенең гомере өзелгән, 9 кешене коткарырга өлгергәннәр. Суга бату очракларының дүртесе Түбән Кама районының су объектларында булган.

– Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – иминлек кагыйдәләрен үтә-

мәү. Бәхетсезлек очракларының 90 проценттан артыгы алкоголь куллану, балаларга өлкәннәр контроле булмау белән бәйле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, суга батып үлүчеләр арасында, шөкер, балалар юк. Бәхетсезлек очракларына тукталсак, Чистайда Кама елгасы буенда катер пирска килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә катерның пассажиры һәлак булган, дүрт кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Икенче очракта Чистайда Кама буендагы понтонга көймә бәрелгән. Бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән. Суга батуның төп сәбәпләре – сәламәтлекнең кинәт начараюы яки алкоголь кулланган хәлдә суга керү. Авыл җирлекләре башлыклары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, халык су объектларында иминлек таләпләрен белеп торырга тиеш, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Мөслимдә пляжны рәсми төстә ачу өчен, “Роспотребнадзор” белгечләреннән рөхсәт, Ык суының сыйфаты турында белешмә таләп ителә. Су коену сезоны узган елларда 15 июньнән соң ачыла иде.

– Ел саен су керү сезоны алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” суның чисталыгын, пляжларда таләпләр үтәлешен тикшерә. Былтыр, микробиологик күрсәткечләр норматив таләпләргә туры килеп бетмәү сәбәпле, пляжны ябарга мәҗбүр булдык. Норматив таләпләр бозылганда, су керергә рөхсәт ителми. Ләкин, “Су керү тыела!” дигән аншлаглар куелуга карамастан, кайберәүләр су коена. Югыйсә, су керү халыкның сәламәтлеген кайгырту, иминлек максатында тыела. Елга-күлләр бәхетсезлек чоңгылына әверелмәсен иде, – ди “Яшьлек” спорт комплексы директоры Ленар Садретдинов.

Белгечләр әйтүенчә, быел да махсус ятаклар һәм коткаручылар белән тәэмин ителгән су объектларында ял итү мөмкинлеге булмаячак. Аның каравы “Тамчы” бассейны җәй әйләнәсе эшләячәк.

– Балалар су буенда күпчелек өлкәннәрдән башка йөри. Үз иркендә йөрүче балалар бәхетсезлеккә юлыкмасын дисәгез, контрольне көчәйтегез. Әти-әни баласының кайда, нәрсә эшләп йөрүеннән хәбәрдар булырга тиеш. Бер-берсе белән ярышып, ераккарак йөзәргә теләп, су астында кем озаграк тора ала дип кылтаеп, тәнне көзән җыеру сәбәпле, су астына китү очраклары аз түгел. Су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җәйге каникуллар алдыннан мәктәпләрдә әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелде. Әти-әниләр дә балаларына игътибарлы булсыннар иде. Җәй имин үтсен! – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев