Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Балалар иминлеге – беренче урында: бакчада файдалы чара узды

Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасында “Минем балам – төп пассажир!” исемле чара үткәрелде

Мөслим авылындагы “Күбәләк” балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган “Минем балам – төп пассажир!” исемле профилактик чара үткәрелде.

Чарада кече төркемдә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә катнашты. Очрашуның төп максаты – ата-аналарның игътибарын балалар арасында юл-транспорт травматизмы проблемасына юнәлтү һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искә төшерү.

Профилактик чарада районның дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Феликс Мәгъданов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова чыгыш ясады. Алар балаларны махсус тотып йөртү җайланмаларының әһәмияте, автомобильдә юл йөрү кагыйдәләре һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары турында сөйләде.

Очрашу барышында ата-аналарга “Сакла” мәгариф порталында әзерләнгән “Балага автокресло сатып алыгыз!” исемле фильм да тәкъдим ителде. Видеоязмада балаларны автомобильдә йөрткәндә автокресло куллануның мөһимлеге ачык мисаллар белән аңлатылды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев