Балалар – игътибар үзәгендә
Республикада “Игътибар – балалар!” операциясе бара. Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Профилактик операция барышында ДАИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә таләпләр үтәлүен, шоферларның җәяүлеләргә юл бирүен, яктылык кайтаручы элементларның кулланылышын тикшерә.
– Быел иминлек каешын эләктермәгән өчен 51 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Балаларын машинада махсус утыргычтан башка йөрткән 41 шофер шулай ук җаваплылыкка тартылды, – дип хәбәр итә ДАИ инспекторлары.
Республикада 27 майга кадәр “Мотоцикл” операциясе дә барды. Узган ел республикада 579 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән һәм 23 бала һәлак булган, 629 бала тән җәрәхәтләре алган. Мототранспорт белән бәйле 67 юл һәлакәтендә бер бала якты дөнья белән хушлашкан, 68 баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
– Мотоцикл – яшьләр транспорты. Юл кагыйдәләрен бозу аркасында алар юл-транспорт фаҗигаләренә ешрак очрый. Быелгы күрсәткечләр дә куандырырлык түгел. Дүрт ай эчендә 117 юл һәлакәте булган. Аларда өч баланың гомере өзелгән, 124 бала имгәнгән. “Мотоцикл” операциясе барышында әлеге транспорт белән алкоголь кулланган хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга да игътибар биреләчәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 29 май саныннан укыгыз.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев