Балалар язмышын имгәтмәгез!
Язга чыгу белән яшүсмерләр питбайкларда, мотоциклларда йөри башлый. Балалар бу төр транспортның никадәр куркыныч булуын аңлап бетермиләр төсле.
– Татарстанда быел мототранспорт белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны өч тапкыр арткан! Җәйге сезон башлана гына әле, әмма 13 коточкыч юл һәлакәте һәм 14 зыян күрүче теркәлгән инде. Әти-әниләр балаларының гомерләре белән уйнамасын, куркыныч уенчыклар: питбайк һәм башка шундый транспорт сатып алмасын иде. Бу баланың язмышын имгәтүгә тиң! – дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Республика юлларында теркәлгән юл-транспорт фаҗигаләреннән чәчләр үрә торырлык. Яр Чаллыда машина белән идарә итүче шофер, башка полосага күчкәндә, питбайк белән бәрелешә. Питбайк белән 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән. Нәтиҗәдә, питбайктагы 17 һәм 18 яшьлек балалар күпсанлы сынулар белән хастаханәгә озатыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев