«Бала – төп пассажир» акциясе узды
Иминлек

«Бала – төп пассажир» акциясе узды

Әти-әниләргә һәм балаларга тематик белешмәлекләр һәм листовкалар таратылды

22 май көнне балалар травматизмын кисәтү максатыннан Мөслим лицееның «Светофор» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдикова белән берлектә «Бала – төп пассажир» акциясен үткәрделәр.

"Акция барышында әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, балаларны махсус утыргычларда йөртү һәм юлда игътибарлы булу кирәклеге турында искәртелде. Шулай ук аларга тематик белешмәлекләр һәм листовкалар таратылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.

 Балалар иминлеге — һәркемнең уртак җаваплылыгы!


 Фотолар - Мөслим лицееннан.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев