Алты ай эчендә спиртлы эчемлекләр кулланган 25 шофер тоткарланды
Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре катгыйланды
Алты ай эчендә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль йөртүче 25 райондашыбыз тоткарланды. Шуларның икесе, алкоголь кулланып машина йөрткән өчен җәзага тартылган хәлдә, кабат шул ук гамәлне кылган. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль йөртүчеләрнең дүртесе – хатын-кызлар.
– Алкоголь кулланып рульгә утыручылар үзләрен дә, пассажирларны да, юлда йөрүче башка машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне дә куркыныч астына куюларын аңламыйлар. Республика һәм район юлларында булган юл-транспорт фаҗигаләре шуны күрсәтә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыру – төрмәгә юллама алу дигән сүз. Алкогольле эчемлекләр кулланып машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылучылар бер ел эчендә кабат тәртип бозса, 200 мең-300 мең сумга кадәр штраф түләргә яки 480 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә тиеш. Моңа альтернатива буларак 2 елга чаклы мәҗбүри эш яки 2-3 елга ирегеннән мәхрүм ителү, машинаны конфискацияләү кертелә. Исерек машина йөртүче аркасында үлүчеләр булса, 9 елга кадәр төрмә яный. Ә машина йөртү хокукын кабат алу өчен яңадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.
Транспорт йөртүче инвалидлар да сак булырга тиеш. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән машина йөртүче, тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырып икенче тапкыр тотылган очракта, машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Таныклыкта шоферның машина белән идарә иткәндә күзлек яки линза киюе мәҗбүри дип язылып, ДАИ хезмәткәрләре туктатканда ул күзлексез, линзаларсыз булса, машина йөртүче транспорт белән таныклыксыз идарә иткән булып чыга һәм 5 мең-15 мең сум штрафка тартыла.
– Автомобиль белән алкоголь, наркотик яки башка матдәләр тәэсирендә идарә итү ул – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Алкоголь реакцияне, юлдагы вәзгыятьне бәяләүне, үз-үзеңне контрольдә тоту һәм тиз арада карар кабул итү сәләтен кискен киметә. Зур булмаган алкоголь концентрациясе дә ялгышларга китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр кулланган шоферлар турындагы мәгълүмат “Авыл утлары” газетасында “Сабак булсын!” рубрикасы астында дөнья күрә. Алкогольле эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр еш кына транспорт тизлеген арттыра, куркыныч янавын сизми. Бу юл-транспорт һәлакәте ихтималын арттыра. Кеше гомерен кире кайтарып булмый. Үзегезнең генә түгел, башкалар бәхетсезлегенә дә сәбәп булмасагыз иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев