Иминлек

Ай дәвамында ун исерек шофер тоткарланды

Ел башыннан бу сан – 16.

Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утыручы райондашларыбыз бар. “Рамазан аенда эчмәсләр дип уйлап ялгышканбыз. Ай дәвамында ун исерек шофер тоткарланды. Ел башыннан бу сан – 16, шуларның берсе – хатын-кыз. Исерткеч эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итүчеләр гадәттә кибетләр бикләнер алдыннан тоткарлана, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – 7 апрельдән “Тонировка” операциясе башлана. Махсус чара барышында машина тәрәзәләрен караңгылаткан машина йөртүчеләргә карата административ чаралар кулланылачак”.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев