Иминлек

50 процентка кадәр гомерне саклый

Мөслимдә «Иминлек каешы» операциясе бара

Сентябрь дәвамында җирлегебездә “Иминлек каешы” операциясе бара. Оператив-профилактик чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, административ хокук бозуларны кисәтү.

“РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, транспорт йөртүче сак булырга һәм иминлек каешын эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Кагыйдә бозу очраклары хәзер автомат режимда фото һәм видеофиксация комплекслары ярдәмендә дә теркәлә. Иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка, арткы утыргычлардагы пассажирларныкын 25 процентка киметә”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
 

Лилия Шәймиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев