Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак

ТР Дәүләт автоинспекциясе кисәтә

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак.Ике ай эчендә генә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл‑транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәтләрендә 21 кеше һәлак булган һәм 75 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Бу саннар – статистика гына түгел! Аларның һәркайсында кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт ята.

Исегезгә төшерәбез! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу төр кагыйдәне кабат бозган очракта шофер транспорт белән бер ел идарә итә алмаячак. 

Хөрмәтле автотранспорт йөртүчеләр! Сезнең иминлек һәм пассажирлар тормышы –сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез – юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, юлга чыкканда һава торышын һәм юл шартларын да исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз – берничә минутны янга калдыру кеше гомерләрен алыштыра алмый!

ТР Дәүләт автоинспекциясе

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев